Ачылу татнанасында Россия Федерацисенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гильметдинов катнашты. Тантанада район башлыгы Альберт Ильгизәр улы Рәхмәтуллин Бәрлебаш авылында яшәүче Баһаутдиновлар гаиләсенә ана, гаилә дәүләт сертификатын тапшырды. 25, 30, 35, 55 бергә гомер итүче гаилә парларын тәбрикләде.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Бөгелмәнең үрнәк гаиләләрен зурлау, тәбрикләү өчен менә дигән бәйрәм булды.
Бу көнне Никахлашу сараенда гаилә тормышының алтын юбилее белән Басанаевларны котладылар. Аларның бергә – гомергә, дип яшәүләренә – 50 ел. Гаиләләрендәге үзара мөнәсәбәт бик күпләргә үрнәк булып тора.
2016 елның 8 июлендә Мөслим районы ГХАТ бүлегендә Дилүс һәм Гөлназ Хәйбрахмановлар, Илсур һәм Нурисә Гильмутяновларның язылышу тантанасы булып узды. ГХАТ бүлеге белгече Д.М. Шакирова яшь парларны икеләтә бәйрәм белән котлады. Залда утыручы һәр гаиләгә дә иминлек, ныклы сәламәтлек теләде.
8 июль көнне Әлмәт муниципаль районында зур колач белән “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” булып үтте. Бу көн шулай ук изге князь Петр һәм Феврония Муромскийлар үрнәк гаиләсе дип саналган, тугрылык һәм гаилә бәхете саклаучы изгеләр көне дип атала. Бу бәйрәм шактый яшь булуга карамастан, аның популярлыгы елдан ел арта бара.
Менә инде тугызынчы ел илебез буйлап “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне“ халык бәйрәме атлый. Ул 8 июльдә билгеләп үтелә. Яхшы традицияне без, лаешлылар да бик теләп күтәреп алдык һәм кояшлы җылы көндә Лаеш муниципаль районының Горький паркында зур “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне“ бәйрәме булды.
62 ел парлы гомер юлы узган Гаделҗан һәм Диләфрүз Габидуллиннар “Мәхәббәт һәм тугрылык” медаленә лаек булды. Шул уңайдан Чүри-Бураш авылы мәдәният йортында зур кичә булып узды.
Ютазы районы Уруссу бистәсендә яшәүче Татьяна һәм Ринат Гарифуллиннар 35 ел бергә гомер сукмагыннан атлап баралар. Аларның бу зур юбилейларын балалары, туганнары зурлап билгеләп уздылар. Юбилярларны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.
Бәйрәмгә авылның яшь гаиләләре чакырылган иде. Алар төрле конкурсларда актив катнаштылар. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итеп дискотека беләр тәмамланды. Ромашка чәчәкләреннән торган букетларны, балалар әниләренә бүләк иттеләр.
2016 елның 11 июлендә Мөслим ГХАТ бүлегендә 100нче бала теркәлде! Марат һәм Резеда Җиһангировларның гаиләсендә ике кыздан соң көтеп алган уллары туды. Бәхетле әти-әни бәләкәчкә Илдан дип матур исем куштылар. Әлеге исемнең мәгънәсе “Ил, халык даны, горурлыгы” дигәнне аңлата.
8 июльдә ЗАГС бүлеге, гадәттәгечә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көненә багышланган бәйрәм тантанасы уздырды. 50 ел бергә гомер итүче парларны башкарма комитет җитәкчесе Р.Л.Исланов котлады, бүләкләр тапшырды.