Чираттагы «Гаилә дәресе» 2017 нче елның 09 мартта Зәй шәһәренең ГХАТ бүлегенең баш белгече Гөлнар Гизатуллина үткәрде. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде.
Район башлыгы Александр Шадриков бәйрәмдә катнашучы барлык хатын-кызларны язның иң матур бәйрәме белән котлап, һәрбарчасына изге теләкләрен җиткерде.
«Вальс көенә» дип исемләнгән гаҗәеп кичә хатын – кызлар бәйрәме алдыннан үтте. Анда тормыш тарихлары 30, 40, 50 ел элек башланган егермедән күбрәк гаилә пары катнашты. Мәхәббәт һәм тугрылык антын алар еллар буе үзләренең йөрәкләрендә саклап килгән.
8 март көнне Баулы районы Николашкино авылында яшәүче Евграфовлар гаиләсендә икеләтә бәйрәм. Хатын-кызлар язның беренче бәйрәме белән котлаулар кабул иткәндә гаилә башлыгы, Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Иван улы 90 яшен билгеләп үтте. Юбиляр “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән, Хезмәт ветераны исемен йөртә.
Менә инде 55 ел ирле-хатынлы Грачевлар гаилəсе Владимир улы Александр һәм Иван кызы Зоя бер-берсенə хөрмәт һәм мәхәббәтлəрен саклап, кулга-кул тотынып тормыш сукмагыннан атлыйлар. Владимир улы Александр гомере буе "Ослан" совхозында механизатор булып эшли.
8 март бәйрәменә багышланган бәйрәм тантанасында Алабуга районы ЗАГС бүлеге белгечләре дә катнашты. Мәдәният йортында уздырылган тантана һәркем күңеленә бәйрәм кәефе өстәде.
Җыелган хатын-кызлар, әниләр, әбиләр, апаларны Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов тәбрикләде. Аларныӊ гаиләдәге, тормыштагы тоткан урыннарына югары бәя бирде, чибәр һәм сөйкемле, эшчән һәм тыйнак булуларына үзенеӊ соклануын белдерде. Һәр гаиләнеӊ тоткасы булган илаһи затларга сәламәтлек һәм иминлек, бәхет теләде. Бәйрәм чарасының кунаклары булган 5 әнигә ана капиталы сертификаты тапшырды.
8 март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышлап сишәмбе көнне шәһәр Мәдәният сараенда узган чарада “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” конкурсы җиңүчеләрен котладылар. Район башлыгы Равил Кузюров районның барлык әниләрен, хатын-кызларын һәм гүзәл затларын язның иң матур бәйрәме белән котлап, һәрбарчасына рәхмәт сүзләре һәм ихтирам белдерде.
Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 2 пар үзләренең никахларын теркәргә килде.
Яшь Ташкуловлар гаиләсе бик кызыклы шартларда танышалар. Эдуард - Мамадыш егете, Чечен Республикасының сугыш ветераны, бик күп медальләре бар.
Мартнын беренче атнасында Биектау муниципаль районының ГХАТ бүлегендә 8 малай һәм 3 кызга таныклыклар тапшырылды.
Иң яшь әнигә 19 яшь, әтигә 23, олы әнигә 42 яшь, әтигә 40.
Балаларга исемнәр арасында сирәк очрыйтырган исемнәр кушылды: АюбҺан, Рәис, Искәндәр, Мөхәммәд, Илдана.