8 март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышлап сишәмбе көнне шәһәр Мәдәният сараенда узган чарада “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” конкурсы җиңүчеләрен котладылар. Район башлыгы Равил Кузюров районның барлык әниләрен, хатын-кызларын һәм гүзәл затларын язның иң матур бәйрәме белән котлап, һәрбарчасына рәхмәт сүзләре һәм ихтирам белдерде. Шунда ук конкурсның район, зона һәм республика турлары җиңүчеләренә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Район конкурсының “Женщина - пример года” номинациясендә ГХАТ бүлеге мөдире Гөлшат Евлахина җиңүче булып билгеләнде. Залга җыелган барлык хатын-кызларны матур җырлары һәм чыгышлары белән районның үзешчән артистлары шатландырды.