ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2017 ел
сишәмбе

  2017 елның 7 март көнендә район Мәдәният йортында булып үткән “Авылым күрке – яшь гаилә” йомгаклау бәйгесендә “Гашыйклар күп җирдә, тик барыбер, булмас кебек безнең кебекләр…” дигән сүзләр яңгырады. Уйлый калсаң, һәр пар үзенчә, һәр гаилә кабатланмас. Алар бер-берсенә охшамаган, әмма аның бала-чагалы, әти-әниле, туган-тумачалы зур бер дәүләт булуы белән охшашлыгы бар.  

8 Март бәйрәме алдыннан район ЗАГС бүлегендә 14 яше тулган 5 укучыга тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды. Алар аны Буа районы буенча миграция бүлеге начальнигы Айдар Хадиуллин кулыннан алдылар. Кызларны илнең тулы хокуклы гражданнары булулары һәм  Халыкара хатын-кызлар көне белән ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Измайлов һәм “Яшь гвардия” активистлары да котладылар. Кунаклар аларга чәчәкләр һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Актаныш районы Аккүз авылы тыл ветераны Гарипова Гиная Гариф кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.

Электән кул әшләре белән мавыгучы,   сөлгеләр чигүче хатын-кыз өйгә җылылык, ягымлылык өстәгән.

8 Март хөрмәтенә Баулыда "Сөлге – күңел чисталыгы символы” исеме астында узган  милли  сөлгеләр күргәзмә-конкурсында  чигүнең төрләре,   милли сөлге тарихы белән танышырга була иде.

          7 март конне Әлши авылында яшәүче Антонина Бабатеевага 90 яшь тулды. Аны әлеге бәйрәме белән муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев, районның халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Ләйлә Камалова, авыл җирлеге башлыгы Валерий Сюрмин, авыл клубы хезмәткәрләре котладылар, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләвен һәм бүләкләр тапшырдылар.

2017 елның 7 мартында Түбән Кама муниципаль районының Кама Аланында дәүләт тарафыннан бирелә торган ана (гаилә) капиталы тапшыру тантанасы узды.

2017 елның 7 март көнне Халык-ара хатын кызлар коне – 8 март бәйрәме уңаеннан, гадәттәге матур традицияне дәвам итеп, 14 яше тулган 12  яшьүсмер кызга Балтач ГХАТ бүлеге залында  паспорт тапшыру тантанасы булып узды. РФ федераль миграция хезмәтенең Балтач районы бүлеге белгече Руслан Сәләхетдинов  тантаналы рәвештә, шәхесләрен ачыклаучы төп документ – паспортлар тапшырды.

2017 елда көмеш гасырның танылган  шагыйрәсе Марина Ивановна Цветаеваның тууына 125 ел тулуы билгеләп үтелә.

Традиция буенча, иң якты һәм иң матур бәйрәм- 8 Март алдыннан, Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе, үзләренең ветераннарын Халыкара хатын-кызлар көне белән  котлады.

Чын күңелдән 8 Март – ягымлылык, яз, мәхәббәт һәм игелеклелек бәйрәме белән җылы, иң ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International