Электән кул әшләре белән мавыгучы, сөлгеләр чигүче хатын-кыз өйгә җылылык, ягымлылык өстәгән.
8 Март хөрмәтенә Баулыда "Сөлге – күңел чисталыгы символы” исеме астында узган милли сөлгеләр күргәзмә-конкурсында чигүнең төрләре, милли сөлге тарихы белән танышырга була иде. Күргәзмәдә авыл җирлекләре, иҗтимагый оешмалар, мәктәпләр һәм бюджет оешмалары катнашты.
Төрле милләт халыклары чиккән әйберләрне туйга бирнә итеп әзерләгән, аларга карап киленнең осталыгы турында сүз йөрткәннәр. Матур итеп чиккән сөлгеләр бүгенге көндә дә туй йолаларында кулланыла. Кунакчыллык йөзеннән ипи-тоз, кәләшне каршылаганда ипи – бал, яки чәк-чәк чиккән сөлгегә куеп чыгарыла.
Шул ук көнне жюри конкурска йомгак ясалды һәм концерт барышында җиңүчеләр бүләкләнде.