Биш буалы кызга паспорт тапшырылды

2017 елның 7 марты, сишәмбе

8 Март бәйрәме алдыннан район ЗАГС бүлегендә 14 яше тулган 5 укучыга тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды. Алар аны Буа районы буенча миграция бүлеге начальнигы Айдар Хадиуллин кулыннан алдылар. Кызларны илнең тулы хокуклы гражданнары булулары һәм  Халыкара хатын-кызлар көне белән ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Измайлов һәм “Яшь гвардия” активистлары да котладылар. Кунаклар аларга чәчәкләр һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International