“Авылым күрке – яшь гаилә”

2017 елның 7 марты, сишәмбе

  2017 елның 7 март көнендә район Мәдәният йортында булып үткән “Авылым күрке – яшь гаилә” йомгаклау бәйгесендә “Гашыйклар күп җирдә, тик барыбер, булмас кебек безнең кебекләр…” дигән сүзләр яңгырады. Уйлый калсаң, һәр пар үзенчә, һәр гаилә кабатланмас. Алар бер-берсенә охшамаган, әмма аның бала-чагалы, әти-әниле, туган-тумачалы зур бер дәүләт булуы белән охшашлыгы бар.  

   Бәйгедә 1нче, 2нче, 3нче урыннарны алган Кышкардан Илмира–Илнар Зариповлар, Мәмсәдән Ләйлә–Наил Гыймадетдиновлар, Югары Атыдан Зөһрә–Алмаз Габдрахмановлар, бәйгедә тамашачы күңелен яулаган парлар Арча станциясеннән Лилия–Булат Гәрәевлар, Төрнәледән Раушания–Мөдәрис Закировлар, Казанбаштан Ләйсән–Дилүс Исмәгыйлевлар, Түбән Орыдан Рания–Зөлфәт Сибагатуллиннар, Хәсәншәехтан Гөлназ–Рүзәл Сәмигуллиннар сәхнәгә күп булып чыктылар. Гаиләнең көче менә шушында инде! Әти-әнидә, әби-бабайда, килен-малайда, кода-кодагыйда, апа-абыйда, хәтта күршедә! Бәйге уйланырлык иде…

  Тамашачы республиканың “Ел хатын-кызы–2017” зона бәйгесенең “Мәдәния һәм рухият” номинациясендә 1нче урынны алган  Гөлсинә Зәкиева, шушы ук бәйгедә матур чыгыш ясаган Факия Шәрәфетдинова, республиканың “Нечкәбил” конкурсында аерым номинациядә җиңү яулаган Зилә Мортазина чыгышларын да күрү бәхетенә иреште.  

    Район башлыгы Илшат Нуриев чыгыш ясаган яшь гаиләләргә рәхмәт әйтте, уңышлар теләп, бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International