Җыелган хатын-кызлар, әниләр, әбиләр, апаларны Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов тәбрикләде. Аларныӊ гаиләдәге, тормыштагы тоткан урыннарына югары бәя бирде, чибәр һәм сөйкемле, эшчән һәм тыйнак булуларына үзенеӊ соклануын белдерде. Һәр гаиләнеӊ тоткасы булган илаһи затларга сәламәтлек һәм иминлек, бәхет теләде. Бәйрәм чарасының кунаклары булган 5 әнигә ана капиталы сертификаты тапшырды. Шулай ук сертификат белән бергә әниләргә чәчәк бәйләмнәре дә бирелде. Залга чакырылганнарга үзебезнең җирлек артистлары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Югары дәрәҗәдәге номерлар, матур җырлар, залда утырганнарны да җырлатты, уйлатты, сокландырды, музыка дәрьясында йөздерде. Концертттан соӊ таралган һәрбер кешенеӊ йөзендә канәгатьләнү хисе балкый иде.