Гаилә тормышы юбилярларына бәйрәм

2017 елның 8 марты, чәршәмбе

«Вальс көенә» дип исемләнгән гаҗәеп кичә хатын – кызлар бәйрәме алдыннан үтте. Анда тормыш тарихлары 30, 40, 50 ел элек башланган егермедән күбрәк гаилә пары катнашты. Мәхәббәт һәм тугрылык антын алар еллар буе үзләренең йөрәкләрендә саклап килгән. ГХАТ бүлеге кунаклары аны ничек һәм нәрсә ярдәмендә булдыра алуларын чара башланыр алдыннан йөз таныкламасына яздылар һәм "серләр" өчен ясалган махсус тартмачыкка салдылар - яшь өйләнешүчеләр өчен бу үзенчәлекле өйрәнү үрнәге.

Районның Башкарма комитет Җитәкчесе Аркадий Семенычев җыелучыларны район Башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән язның беренче бәйрәме белән тәбрикләде. Ул аларга иминлек телән, үзенең тату гаилә ныклыгы рецепты турында сөйләде. "Бер-береңне хөрмәт итү һәм аңлау - бергәлек уңышына төп ачкыч", - дип билгеләп үтте Аркадий Борисович.

Кичәгә әле бик яшь саналган Гайфуллиннар гаиләсе дә килгән иде. Алар үткән елны никахларын теркәгәннәр, ә быелгы февральдә искиткеч игезәкләргә якты дөнья бүләк иткәннәр. Тәтеш районы РПФ Идарәсе начальнигы урынбасары Алексей Никоноров яшь әти-әнигә ана (гаилә) капиталына сертификат тапшырды.

Бәйрәм кичәсендә ирле-хатынлы Евгения һәм Юрий Старшининнар, Вера һәм Александр Скурихиннар башкаруында музыкаль котлаулар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International