Бөек Ватан сугышы ветеранына – 90 яшь!

2017 елның 8 марты, чәршәмбе

8 март көнне Баулы районы Николашкино авылында яшәүче Евграфовлар гаиләсендә икеләтә бәйрәм.  Хатын-кызлар язның беренче бәйрәме белән котлаулар кабул иткәндә гаилә башлыгы,  Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Иван улы 90 яшен билгеләп үтте. Юбиляр “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән, Хезмәт ветераны исемен йөртә.

 Лаеклы ялга киткәнче күп еллар “Нива” совхозында бригадир булып эшләгән, 45 ел хезмәт стажы бар. Тормыш иптәше белән 2 бала тәрбияләп үстергәннәр, 5 оныгы, 5 оныкчыгы бар.

Баулы районы Башлыгы урынбасары Р.Х.Хамидуллин юбилярны җылы котлап Россия Президентының котлау хатын һәм бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International