Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды

2017 елның 8 марты, чәршәмбе

       Менә инде 55 ел ирле-хатынлы Грачевлар гаилəсе Владимир улы Александр һәм Иван  кызы Зоя   бер-берсенə хөрмәт һәм мәхәббәтлəрен саклап, кулга-кул тотынып тормыш сукмагыннан атлыйлар. Владимир улы Александр  гомере буе  "Ослан" совхозында  механизатор булып эшли. Эшләү дәверендә үз эшен ничек намуслы башкаручы, белүче, хезмәткәр итеп күрсəтте. Язгы кыр эшләре вакытында бирелгəн планны үтəгəне, югары күрсәткечләре өчен берничә тапкыр  мактау грамоталары белəн бүлəклəнде һәм "Татарстан республикасының атказанган механизаторы" дигəн исем бирелде.

      Иван кызы Зоя Югары Ослан икмәк пешерү йортында икмəк пешерүче, Югары Ослан авыл Советында җыештыручы, «КБО»да тегүче, ә 1987 елдан пенсиягә чыкканчы"Ослан"совхозында сыер савучы булып эшләгән. Үзен намуслы һәм тырыш кеше итеп күрсəткəн. Аңа җаваплылыгы һәм хезмәт сөючәнлеге ɵчен берничә тапкыр мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

       Мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичергән бу  гаиләдә ике матур кыз  үсеп,алар ныклы белем алып үзләре ата-аналарыннан үрнəк алып, хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә карата хөрмәт балаларында  тəрбиялəгəннəр . Бу гаиләдә һәрвакытта да ата-аналар һәм балалар арасында үзара аңлашу, ярдәмчеллек һәм ихтирамлы мөнәсәбәт яши. Хәзерге вакытта бу парлар 4 онык һәм 2 оныкчыны тәрбияләүдә катнашалар.

Грачевлар гаилəсе авыл халкы арасында яшь гаиләләргә үрнәк булып тора.

      55 ел бергə гомер иткəн ирле-хатынлы Грачевлар гаилəсен ”Районның хɵрмəтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International