Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан

2017 елның 7 марты, сишәмбе

      Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 2 пар үзләренең никахларын теркәргә килде.
  Яшь Ташкуловлар гаиләсе бик кызыклы шартларда танышалар. Эдуард - Мамадыш егете, Чечен Республикасының сугыш ветераны, бик күп медальләре бар.

Россия Федерациясе  территориясенә кергән чит ил гражданнарына дактилоскопия дигән процедураны үтәргә туры килә. Дариядан,Украина гражданкасы буларак, булачак ире Эдуард  бармак эзләрен төшерә. Менә шулай алар беренче тапкыр очрашалар да, озакламый Дария әти-әнисе янына туган иленә кайтып китә. 1 елдан Россииягә кайткач аларның юллары яңадан тоташа. 2 елга якын очрашып йөргәннән соң яшь парлар араларын законлы рәвештә бәйләргә уйлыйлар. “8 март алдыннан булачак хатыныма  чын ирләр бүләге  ясыйсым килде”- ди яшь кияү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International