Район башлыгы Александр Шадриков бәйрәмдә катнашучы барлык хатын-кызларны язның иң матур бәйрәме белән котлап, һәрбарчасына изге теләкләрен җиткерде.
-Хатын-кызлар –дөньяда иң гүзәл затлар. Нинид генә хезмәт өлкәсен алсак та, алар анда хезмәт куя, үзләреннән лаеклы өлеш кертә. Шуның өстенә гаиләсен карый, балалар үстерә. Бүген залда утыручылар да хөрмәтле әниләр, җиргә тормыш бүләк итүчеләр. Ир-атлар никадәр көчле зат булмасын, алар һәрвакыт хатын-кызның сабырлыгына аек фикер йөртүенә таяна,-диде район башлыгы чыгышында.
Язның гүзәл бәйрәме белән котлап, Александр Шадриков хатын-кызларга исәнлек, гаилә бәхете, тынычлык, якыннарының, балаларының мәхәббәтен теләде.
Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Аны район мәдәниятчеләре белән берлектә 1 номерлы Иске Чүпрәле укучылары әзерләгән. Әлбәттә, хатын-кызларга бу көнне күп мәртәбәләр матур сүзләр әйтелде, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырылды.