Зәй районы Чыбыклы авылында яшәүче хезмәт ветераны Габидуллина Сәгидә Салахетдин кызы Россия Федерациясе Президенты һәм район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Юбилярларны котлауда шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, ветераннар Советы рәисе Марсель Хузин катнаштылар. Алар Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
20 мартта Алексеевск районы ГХАТ бүлегендә, "Гаилә тәрбиясе нигезләре" кысаларында проектны гамәлгә ашыру буенча, бүлек җитәкчесе Валентина Увакина яшьлләр белән 2017 елда гаилә нигезенә янарыш керту буенча кызыклы әңгәмә алып барды.
Тукай муниципаль районында “Булачак гаилә мәктәбе” дәресләрен уздыру күркәм гадәткә кереп китте. Князево авыл советы җирлегенең мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары белән очрашу үткәрелде. Очрашуда психологик ярдәм курсәтү узәгенең тәҗрибәле психологы, ГХАТ булеге хезмәткәрләре катнашты. Бу очрашу укучыларда зур кызыксыну уятты.
Агымдагы елның 20 нче мартында Кукмара районы ЗАГС бүлегендә 100 нче бала исәпкә алынды. ЗАГС бүлекләренең оешуына 100 ел тулган юбилей көннәрендә бу тагын бер истәлекле вакыйга. Гадел исемле бала Кукмара районы Битлянгур авылының Габитов Марсель һәм Диана гаиләсендә икенче бала булып 9 март көнне дөньяга килә. Беренче балалары Азалия исемле.
Яшь гаилә көне алдыннан Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы В.Н. Белова-Реутина уртак килешү буенча аерылырга теләүче яшь парлар белән әңгәмәләр үткәрә.
Баулы шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Гөлбастан Гайфуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гөльбастан Сайфулла кызы үзенең юбилей көнендә яшьлек елларын исенә төшерде, сугыш вакытында колхоз кырларын ничек җигүле үгезләр белән сөргәннәрен сөйләде. Ветеран күрше Башкортстанның Октябрский шәһәрен төзүдә дә хезмәт куйган.
Озак яшәүче Мария Пилюгинанын һәм сугыш ветераны Нина Куприянованын туган көннәре. Аларны котларга башкарма комитеттынын урынбасары Зимфира Мухаметгареева, социаль яклау булеге башлыгы Рашида Сахабиева килделәр. Аларга котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгече Алсу Хәсәнова Зәй муниципаль районында "Ялта-Зәй" чаңгы үзәге базасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре чаңгы буенча спартакиадасында катнашты.
Кайбыч районы яшьүсмерләрендә актив гражданлык позициясе, ватанпәрвәрлек хисе һәм туган илгә мәхәббәт тәрбияләү макстында Кайбыч муниципаль районы Галия Кайбицкая исемендәге музеенда 19 март көнне “Мин - Татарстан баласы!” дип исемләнгән паспорт тапшыру тантанасы узды.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Туй фестивале-2017 узды. 19 март бик озак хәтердә сакланырлык күңелле, тәэсирләргә бай һәм шатлыклы көн булды. Кияү белән кәләшләр Никахлашу сараенда туй индустриясе вәкилләре белән очрашты. Кафе, ресторан хуҗалары, туй бизәүчеләре, хореограф һәм алып баручыларга һәр пар үзләрен кызыксындырган сорау белән мөрәҗәгать итә алды.