ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2017 ел
шимбә

Узган атна азагында Полянкада авыл җирлеге башлыклары катнашында узган район семинарында социаль-икътисадый үсеш бурычларын хәл итү буенча үзидарә органнары ролен күтәрү белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде.

Семинарның рәсми өлеше авыл Мәдәният йортында үтте. Җирлек башлыгы Гөлсинә Сибгатуллина җирлекнең 2016 елдагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга билгеләнгән төп бурычлар белән таныштырды.

18 мартта Апас районы Зур Күккүз авыл җирлегендә "Кышны озатып, язны каршылап" дип исемләнгән Нәүрүз бәйрәме үтте. Бәйрәм барышында ярминкә дә оештырылды. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, кайнар чәй һәм коймактан   авыз итте. Бәйрәм авыл җирлеге  секретаре Асия Хафизова инициативасы һәм  көче белән үткәрелде.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе 17 мартта Әлмәт политехник техникумының 4 курс студентлары өчен хокукый дәрес уздырды. "Гаилә нигезе" курсы кысаларында яшьләр дәүләт законы нигезендә гражданлык хәле актларын теркәү нигезләре белән танышты.


17
март, 2017 ел
җомга

Күп кенә яшь парлар, ешрак кәләшләр язылышу көнен матур дата белән бәйләргә омтыла, шул ук вакытта алар бу көн бәхет һәм гаиләгә тигезлек кертә дип ышаналар. Бу елның март аенда, шундый даталарның берсе - 17.03.17 көне җомга көненә дә туры килде.

 2017 нчы елның 17 нче март көнендә МБУ ДО “ Балалар иҗат үзәгендә” ВПП ТРО “Бердәм Россия” ВОО ТРО “Бердәм Россия Яшәләр Гвардиясе” штабы, Саба районы ТП УФМС России по РТ һәм  МБУ ДО “Балалар иҗат үзәге” белән берлектә 14 яше тулган Россия гражданнарына тантаналы төстә паспорт тапшырды.

2017 елның 17 мартында Чирмешән авылында яшьләрнең ял итү үзәгенең никахлар залында,  тантаналы шатртларда, ана капиталына сертификатлар тапшырылды.

Күн авылында яшәүче Хәбирә Мухамәтҗанова үзенен 90 яшлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга соөиалҗ яклау бүлеге башлыгы Рашида Сахабиева, авыл җирлеге башлыгы Рифкат Багауов килделәр.

23 апрель көнне «Казан» гаилә үзәгендә никахлашу тантанасы булачак.

Хәзерге вакытта озын гомерле кешеләрнең булуы сирәк күренеш, ә 70 елга якын бергә гомер итүче парларның булуы икеләтә сирәк күренеш. Антонина Васильевна һәм Алексей Николаевич Романовлар гаиләсе шундыйлардан һәм алар Ходайга шундый бүләк өчен бик рәхмәтле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International