ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 21 мартында Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте 1 курс студентлары өчен Ачык ишекләр көне узды.

ГХАТ бүлеге начальнигы Дианова Лариса Михайловна укучыларны гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, гаилә традицияләрен ныгыту буенча үткәрелгән чаралар турында сөйләде.

         Күптән түгел Биектау районы Олы Битаман авылында яшәүче Люция Зиннатуллина һәм Әдһәм Зиннатуллиннар бергә гомер итүләренә 60 ел тулу көнен билгеләп үттеләр.  Әдһәм абый шофер булып та тракторчы булып та эшләгән, Люция апа Бөгелмә шәһәренең бухгалтерлар әзерли торган техникумын тәмамлап, 42 ел сельпода эшләгән. Шушы гомер агышында дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, һәр кайсы яраткан һөнәрләрен табып, матур, бай тормышта яшиләр. Барысының да үз тормышлары бар, тәртипле, тәрбияле балалар үстерәләр. Бүгенге көндә аларның 9 оныклары һәм 11 оныкчыклары бар.

             Бүген, 21 март көнне, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 600нче бала туу акты теркәлде. Әлеге сөнечле вакыйга 14 март көнне Айдар һәм Лилия Әхмәтҗановлар гаиләсендә булды. Данияр исемле кечкенә егет бу гаиләнең беренче сабые. Әлеге матур исемнең килеп чыгышы төрки халыклар белән бәйле. Ул “кояш бүләге” дигәнне аңлата.

Традиция буенча һәр елны Азнакай муниципаль районы башлыгы тантаналы рәвештә беренче туган балаларны тәбрикли. Быел шуңа 2017 елда беренче булып туган 17 бала һәм аларның әти-әниләре лаек булдылар.


20
март, 2017 ел
дүшәмбе

   20 мартта  Ногъманов Вазыйх Җиһанша улын  90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Келәнче авыл җирлеге башлыгы Дамир Кадыйров котладылар.

Россия Федерациясенең ЗАГС бүлекләре оешуга 100 ел тулу уңаеннан, Кукмара ЗАГС бүлегендә ботен әти-әни булганнарга Татарстан Президенты Р.Н.Миннехановның котлау адресы белән Кукмара муниципаль районы Башлыгы С.Д.Димитриевның котлау открыткалары тапшырыла.

13-19 мартта 11 баланың  атасын яздыру һәм 32 үлү турында таныклар рәсмиләштерелде.

    Традиция буенча Ютазы районы ГХАТ бүлеге һәр ел саен үзенең эшләгән эшләре һәм үткәргән чаралары турында районның  оператив җыелышында чыгыш ясый.  Быел да 20 март көнне район һәм төрле предприятие җитәкчеләре районның демографик статистикасы белән  таныштылар.

 Нәрсә соң ул –бәхет?  Бәхет ул-  бер-береңне ярату,  әти-әниләреңнең исән- сау булуы,  балаларыңның сине шатландырып торуы – ди, Ирина һәм Алексей Муллиннар.  Ирина һәм Алексей Муллиннар  үзләренең гаилә корган көннәре   Халыкара бәхет көненә туры килгәнгә бик шатланалар һәм гаҗәпләнәләр. Аксубай районы ГХАТ  бүлеге хезмәткәрләре бу гаиләгә  гаилә бехете һәм озын гомер теләп калалар.

2017 елның 20 март көнендә Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда мәктәпләрдә каникул вакытында "Ихлас" мәчетенә йөрүче кыз балаларга "Семьеведение" дәресе уздырылды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова килгән кунакларга, гаиләнең ни дәрәҗәдә кадерле һәм мөһим икәнлеге, хатын-кызның гаиләдәге ролен, акыллы хатын һәм балаларын яратучы ананың нинди булырга тиешлеге турында сөйләде. Шулай ук әңгәмә барышында кунакларга араб телендә язылган метрик кенәгәләр күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International