20 мартта Ногъманов Вазыйх Җиһанша улын 90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Келәнче авыл җирлеге башлыгы Дамир Кадыйров котладылар.
Газинур Авхатович һәм Дамир Габделхәевич шәхсән үзләре һәм район Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов исеменнән Вазыйх Җиһанша улына күңел көрлеге, яхшы кәеф теләделәр. Аңа Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин исеменнән котлау телеграммасын, шулай ук Кама Тамагы районыннан истәлекле бүләк тапшырдылар.
Хәзерге вакытта Вазыйх Җиһанша улы һәм килене белән үз йортында яши. Вазыйх Җиһанша улының барлыгы җиде оныгы һәм сигез оныкчыгы бар.