Инде 3 ел рәттән ГХАТ Идарәсендә Туй күргәзмәсе - туй ярминкәсе уздырыла. Туйга әзерләнүче барлык яшь парларга әлеге грандиоз тамаша зур бәйрәм һәм шул ук вакытта ярдәмче дә булды.
Зәй муниципаль районында 100 нче бала тууы теркәлде. Ул 2017 нче елның 16 март көнне Зәй шәһәрендә туган Петров Артём Айрат улы. Артём әтисе Айрат Ринат улының һәм әнисе Виктория Виктор кызының икенче баласы. ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гизатуллина танталы рәвештә Артёмнын әтисен котлап баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.
21 март көнне Ютазы районы Иске Каразирек авылында яшәүче Мусаллия Шарифулла кызы Закирова гомеренең туксанынчы язын каршы алды. Ул буген матур котлау сүзләре һәм бүләкләр кабул итте. Юбилярны котларга аның балалары, күп санлы туганнары, күршеләре һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре дә килде.
2017 елның 21нче мартында Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге район делегациясе Мөслим районы Иске Сәет авылында гомер итүче Нәгыймова Әлфия Әмир кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады.
21 мартта Алабуга халкы яз бәйрәме – Нәүрүзне билгеләп үтте. Бу бәйрәм һәр гаиләгә яңарыш, шатлык алып килә. Нәүрүз көнчыгыш халыклары – әзербайҗан, албаклар, төркмәннәр, таҗик, казахларның яраткан бәйрәме. Бәйрәмдә көнчыгыш халыклары кухнясы ризыклары белән сыйландылар.
Чакырылган кунакларга яшьләр өчен уйнатыла торган Марш мендельсоны уйнатылды. Барлык парларга да 50-еллык юбилейга җитү бәхете туры килми. Кебек матур чакырылган Казан гаиләләре, аерым бер хөрмәтккә һәм игътибарга лаеклы.
Казан шәһәре ЗАГС идарәсе атналык бушлай дәресләргә чакыра.
Сарман авылында яшәүче Илгизәр белән Асия Хайруллиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Гаилә башлыгы Илгизәр абый барлык хезмәт юлын авыл хуҗалыгына, тормыш иптәше Асия апа - халыкның сәламәтлеген саклауга багышлыйлар. Асия апа - Татарстан Республикасынын атказанган табибы.
"ЗАГС" федераль басмасының 2017 елдагы беренче номеры Түбән Кама ГХАТ хезмәткәрләре өчен, күңелле сюрприз булды.
Әтнә муниципаль районы Күлле-Киме авылында яшәүче Гайсина Мәймүнә Гайсә кызына 21 март көнне 95 яшь тулды. Гайсина Мәймүнә озак еллар укытучы булып эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Күлле-Киме авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Гайсина Мәймүнәнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.