ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2017 ел
җомга

Тукай районы ГХАТ бүлеге  тантаналы рәвештә паспорт тапшыруда катнашты. Районнын 14 баласына Россия Федерациясе гражданының паспортлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тантанада Казан шэһэреннән килгэн кунаклар чыгыш  ясады.             

Аны әлеге бәйрәме белән районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе, Теләче авыл җирлеге башлыгы, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе тәбрикләделәр һәм РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырдылар.

Вәракия әби чордашларының яшьлекләре бик авыр вакытларга туры килгән.

24 март көнне Лениногорск шәһәре хәрби эшләр комиссариатында хәрби хисап һәм гражданнарны барлау темасы буенча түгәрәк өстәл үткәрелде. Монда комиссариат җитәкчесе Мисбахов Рөстәм Шамил улы белән ГХАТ бүлеге, Миграцон служба, пожар бүлеге вәкилләре катнашты. Запаста торучы гражданнарны броньга алуның төп максаты булып мобилизация һәм сугыш вакытында барлык җитәкчеләрне, белгечләрне, югары квалификацияле эшчеләрне һәм запаста торучыларны төрле организациягә ныгытылулары, аларны вакытлы һәм рациональ рәвештә  Россия Федерациясенең хәрби көчләре арасында урнаштыру тора.

         24 март көнне Ютазы районында “ Бердәм Россия” партиясының урындагы бүлеге бушлай юридик хезмәт күрсәтү йөзеннән  халык кабул итү көне уздыра.Ул чарада  район ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә катнаша.


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

     Биектау районы Кече Битаман авылында яшәүче Рәшидә Фәттахова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге күркәм юбилее белән котларга район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыгы, үзенең балалары, оныклары, туганнары, күршеләре килгән иде. Башкарма комитеты урынбасары Ринат Сабирҗанов Рәшидә апага котлавлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бүгенгә көндә Рәшидә апа иң якын кешеләре кайгыртуында яши.

 “Ак җилкән“ таныштыру, кавыштыру клубының чираттагы утырышы 23 мартта Зур Күккүз мәдәният йортында узды. Биредә Әҗем, Әлмәндәр, Борнаш, Барыш, Кече Күккүз, Чурибураш, Идрәз, Йомралы авылының яшьләре, насыйп ярын табарга өлгермәгән егет-кызлары катнашты.

 Мамадыш муниципаль  районында 2017 нче елгы алтын  Һәм бриллиант юбилярларны  билгеләп үтү өчен зур әзерлек бара. Бу бәйрәмдә район башлыгы Анатолий Иванов катнашачак.

 Бу бәйрәмне оештыру эшләре сораулары буенча бүген администрация залында  ГХАТ, социаль  яклау, культура, мәгариф  бүлеге,  музей, библиотека , редакция җитәкчеләре катнашында җыелыш узды.  Бөтен эшләр бүленде.


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 22 мартында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Никахлашу йортына караган территорияне чистарту буенча чәршәмбе өмәсе үткәрделәр.

30 мартта Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы мәктәпләре укучылары өчен,  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган, "буыннар бәйләнеше" арт-проекты башланып китте.

22 март көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның икенче пар  игезәкләр  тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Руслан һәм Венера Дубровиннар гаиләсендә барлыкка килде.  Әти - әни бәләкәчләргә Георгий һәм Богдан дигән исемнәр бирделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International