Гаилә Үзәгендә узучы тренингта мәхәббәтнең җиде баскычы ачыла.

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Казан шәһәре ЗАГС идарәсе атналык бушлай дәресләргә чакыра.

 

Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә "Бәхетле гаилә мәктәбе" КЦСО "Доверие" психологы Наталья Панкратова белән булачак парлар өчен чираттагы бушлай дәрес узды.

 

Дәрестә яшь парларга гаилә мөнәсәбәтләре этапларын, конфликтлы ситуацияләрдә үз-үзләрен ничек дөрес итеп тотарга, ничек ныклы мөнәсәбәтләрне саклап калу мөмкинлекләрен аңлаталар.

 

Исегезгә төшерәбез, "Бәхетле гаилә мәктәбе " дәресләре "Казан" гаилә Үзәгендә атна саен сишәмбе көнне 10.00 сәгатьтә уза. Очрашуда барлык теләүчеләр дә катнаша ала. "Бәхетле гаилә мәктәбе " чәршәмбе көнне Казан шәһәре буенча идел Буе районы ГХАТ бүлегендә эшли, тулырак мәгълүмат телефоннары 2229083, 2683802.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International