"ЗАГС" федераль басмасының 2017 елдагы беренче номеры Түбән Кама ГХАТ хезмәткәрләре өчен, күңелле сюрприз булды. Конкурс жюрие рәисе, РЕАН академигы, "ЗАГС" журналының редакция советы рәисе Николай Жданкин “Яңа ГХАТ затлары – XXI гасыр" конкурсы җиңүчеләренең дипломнарына кул куйган. “ГХАТ хезмәткәрләренең иң яхшы идеяларын күрсәткән өчен”, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ Идарәсе Җитәкчесе Бэлла Ивановна Махотина бүләкләнде.
Түбән Кама ГХАТ Идарәсе журналның актив укучысы булып тора. ГХАТ Идарәсе белгечләре хезмәттәшләре белән оригиналь тантана сценарияләре, Түбән Кама Никахлашу Сараенда булган кызыклы вакыйгалар белән уртаклашып баралар.