Сарман авылында яшәүче Илгизәр белән Асия Хайруллиннарның алтын туйлары

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Сарман авылында яшәүче Илгизәр белән Асия Хайруллиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Гаилә башлыгы Илгизәр абый  барлык хезмәт юлын авыл хуҗалыгына, тормыш иптәше Асия апа - халыкның сәламәтлеген саклауга багышлыйлар.  Асия апа - Татарстан Республикасынын атказанган табибы. Алар бер кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә оныклар куанычы белән яшиләр. Хайруллиннар районның иҗтимагый тормышында, ветераннар хәрәкәтендә актив  катнашалар.  Һәркайда, һәрвакыт бергә алар. Табигатькә гашыйклар, һәр ел фасылын якын күрәләр.

Юбилейлары уңаеннан Илгизәр һәм Асия Хайруллиннарны ветераннар Советы рәисе, ГХАТ бүлеге җитәкчесе, Сарман районында Россия пенсионерлары союзы рәисе котладылар, район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Юбилярларга парлы юллар, бәхетле еллар, ныклы сәламәтлек, балаларының һәм оныкларының хөрмәтен тоеп яшәүләрен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International