Биектау районының Зур Битаман авылынаң Зиннатуллинар гаиләсендә 60 ел бергә гомер иткән юбилей

2017 елның 21 марты, сишәмбе

         Күптән түгел Биектау районы Олы Битаман авылында яшәүче Люция Зиннатуллина һәм Әдһәм Зиннатуллиннар бергә гомер итүләренә 60 ел тулу көнен билгеләп үттеләр.  Әдһәм абый шофер булып та тракторчы булып та эшләгән, Люция апа Бөгелмә шәһәренең бухгалтерлар әзерли торган техникумын тәмамлап, 42 ел сельпода эшләгән. Шушы гомер агышында дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, һәр кайсы яраткан һөнәрләрен табып, матур, бай тормышта яшиләр. Барысының да үз тормышлары бар, тәртипле, тәрбияле балалар үстерәләр. Бүгенге көндә аларның 9 оныклары һәм 11 оныкчыклары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International