Бүген, 21 март көнне, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 600нче бала туу акты теркәлде. Әлеге сөнечле вакыйга 14 март көнне Айдар һәм Лилия Әхмәтҗановлар гаиләсендә булды. Данияр исемле кечкенә егет бу гаиләнең беренче сабые. Әлеге матур исемнең килеп чыгышы төрки халыклар белән бәйле. Ул “кояш бүләге” дигәнне аңлата.
Гаиләдә бала барлыкка килү белән мәхәббәт, бәхет, шатлык кебек хисләр тагы да көчәя, ә әти-әнинең тормышы яңалык белән тула. Әлегә Данияр биек кечкенә, аның бүгенге тормышы әти-әнисе җилкәсендә. Әмма беренче адымны ул инде ясады – дөньяга аваз салды.