2017 елның беренче 17 баласы

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Традиция буенча һәр елны Азнакай муниципаль районы башлыгы тантаналы рәвештә беренче туган балаларны тәбрикли. Быел шуңа 2017 елда беренче булып туган 17 бала һәм аларның әти-әниләре лаек булдылар. Алар арасында Шәрифуллинар гаиләсендә туган игезәк – кыз белән малай да бар иде. Азнакай муниципаль районның башкарма комитетының җитәкчесе Шәмсутдинов Айдар, оешма һәм учреждение вәкилләре, туганнары бу  гаиләләрне котладылар, аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International