ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре 6 апрель көнне  "Бергәләп террорчылыкка каршы" бөтенроссия патриотик акциясендә катнаштылар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышындә иң әһәмиятле йөкләмәләр каралды. Шулай итеп төп бурыч - гаилә институтын ныгыту, рухи-әхлакый традицияләрне һәм гаилә мөнәсәбәтләрен саклап калу. Кеше тормышында гаилә мөһим роль башкара. Гаилә - тормышның иҗтимагый нигезе.


5
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

     2017 елның 5 нче апрелендә Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 200 нче бала туу рәсми рәвештә теркәлде. Нарасый шәһәребезнең бала тудыру йортында 3 нче апрель көнне дөньяга килгән. Бәхетле әти-әни балага Роберт исемен яздырдылар. Чын күңелдән бу гаиләне шундый зур вакыйга белән котлап аларга якты киләчәк, нык сәламәтлек һәм озын гомер телибез.          

  2017 нче елнын 05 нче апрель көнендә Саба муниципаль районы Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында яшәүче  Бикзянов Аркадий Василий улы үзенең  90  яшьлек юбилеен каршылады.

Бер бала бер бәхет дисәләр, шул ук вакытта ике яки аннан да күбрәк бала туса бу бәхет икеләтә арта. 5 апрель көнне Балтач районы башкарма комитетының ГХАТ булегендә игезәк балаларга туу турында таныклыклар тапшыру тантанасы узды. Чараның кунаклары – Фирдания Рушан кызы һәм Илдар Фуат улы Насыйбуллиннар гаиләсендә Мәликә һәм Мәдинә исемле, энҗе бөртегедәй игезәк кызлар дөньяга килгән.

5 апрель көнне, Сарман районы Кәүҗияк авылында яшәүче Шәфигуллина Мөфаваза Салих кызына 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән район җитәкчелеге исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов, авыл ветераннар җәмгыяте рәисе Фәүзимә Шакирова, якыннары да иң матур теләкләрен җиткерделәр.


4
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Психолог белән үтүче бу атналык дәрескә барлык теләүчеләр дә чакырыла.

4 апрель көнне «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җирле бүлеге кысаларында Үзәк китапханәдә «Исем — нәселнең йөзе, байрагы!» исемле әдәби-тарихи кичә узды.

    Мамадыш районы Урта Сөн авылында гомер кичерүче Шарифуллина Бибигашира Мөхлисовнага 4 апрельдә  90 яшь тулды. Шушы уңайдан Сөн авыл җирлеге башлыгы Мансур Фарвазетдинович Бибигаширә апаны юбилее белән котлап истәлекле бүләкләр һәм Россия Президенты В.В.Путинның, Татарстан Президенты Р.Н.Миннехановның, Мамадыш муниципаль районы башлыгы А.П.Ивановның котлау хатларын тапшырды.


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның апрельнең беренче көннәрендә, Балык Бистәсе район үзәгендә  14 яшькә җиткән 10 укучыга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.

Шушындый җаваплы көнне уртаклашырга укучыларның әти-әниләре, әби-бабайлары , туганнары килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International