8 апрельда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә, "#Экояз-2017" исемендәге масштаблы республика акциясе кысаларында, язгы өмә үткәрелде.
Әтнә муниципаль районы Олы Мәңгәр авылында яшәүче Шиһабетдинов Нуретдин Җамали улына 8 апрель көнне 90 яшь тулды. Шиһабетдинов Нуретдин озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Олы Мәңгәр авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Шиһабетдинов Нуретдиннның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
8 нче апрель көнне Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 2017 нче елда беренче тапкыр чит ил гражданины катнашында ике пар теркәлде. Болар - Мириханов Рөстәм Марс улы (27 яшь) белән Тупицына Евгения Виктор кызы (32 яшь, Украина) һәм Нагиев Чингиз (28 яшь, Грузия) белән Васильева Оксана Леонид кызы (30 яшь).
Арча районы Казанбаш авылында яшәүче Рәйсә Гасыймованы Арча районы башлыгы урынбасары Любовь Осина 90 яшьлек юбилее белән котлады. Ул аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләк тапшырды.
Иң кечкенә бала 680, ә иң зуры – 5000 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 45 яшь.
7 апрель көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә районның кечкенә гражданнарына тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат hәм туу турында таныклык тапшырылды.
5 апрель көнне радиоэфирда алып баручы һәм экспертлар казанлылар белән бәхетле гаиләдә озак яшәү турында сөйләштеләр.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2017 елның 700нче сабые теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Сергей Александр улы һәм Гүзәл Рөстәм кызы Кудряшовлар гаиләсендә булды. 28 мартта аларның уллары Радмир дөньяга аваз сала. Иске славян телендә бу исем "дөнья шатлыгы" дигәнне аңлата. Әти-әнинең күптәнннән көтелгән уллары, ә Россия Федерациясе дәүләтенең яңа гражданины туды.
Ләшәү Тамак авылында гомер кичерүче Хафазетдинова Хөсникамал Хабибулла кызына 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән аны муниципаль район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге котладылар. Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгының истәлек бүләген тапшырдылар. Балалары, якыннары да ветеранны хөрмәт итеп, истәлек көнендә шатлыгын уртаклаштылар.
Иске Завод авылында гомер итүче Мөслимә Габдреф кызына 90 яшь тулды. Аның җилкәсенә авыр сугыш еллары төшкән.
Мөслимә апаны туган көне белән котларга Югары Ушма авыл җирлеге секретаре Кутдусова Илсөяр килгән иде.Ул юбилярны Мамадыш башкарма комитеты урынбасары Анатолий Иванов исеменнән котлап, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырды.