Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 392 сабый теркәлде: 187 малай һәм 205 кыз.

2017 елның 7 апреле, җомга

Иң кечкенә бала 680, ә иң зуры – 5000 грамм.  Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 45 яшь.

Бу атнада иң популяр исемнәр : Карим, Арина, Виктория, Ульяна, Максим, Амир, Марк, Алиса; иң сирәк исемнәр: Инесса, Давид, Салим, Нурислам, Юстина, Эрнест, Адам, Лео, Лукерья, Инзиль, Анелия.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 87 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр.  Иң яшь кияүгә 20 ел, каләшкә – 18?  иң олы кияүгә – 72, каләшкә – 74 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International