Арча районы Казанбаш авылында яшәүче Рәйсә Гасыймованы Арча районы башлыгы урынбасары Любовь Осина 90 яшьлек юбилее белән котлады. Ул аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләк тапшырды.
Рәйсә апа ире Тимергали белән 54 ел бергә гомер итәләр, ике ул үстерделәр. Аларга сәламәтлек, озын гомер телибез.