Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә экояз

2017 елның 8 апреле, шимбә

      8 апрельда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә, "#Экояз-2017" исемендәге масштаблы республика акциясе кысаларында, язгы өмә үткәрелде.

     Идарә хезмәткәрләре яшь парлар белән бергә никахлашу Сараеның мини-паркын чистартартуга  зур өлеш керттеләр.

     Өмә күңел ачу программасы белән узды.  Яшь парлырны " мәхәббәт җепләре" белән тоташтырдылар, кайнар чәй һәм тәм-томнар  белән сыйладылар. Чара ахырында, ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парларга истәлекле бүләкләр, булачак гаиләнең иминлек символы -  өй чәчәкләре бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International