ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

3-9 апрельда 6 баланың  атасын яздыру һәм 38 үлү турында таныклар рәсмиләштерелде.

10 апрель көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә икенче һәм өченче бала тапкан әниләргә тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатларын тапшырдылар.

    Мамадыш районының Омар авылында гомер кичерүче Лисина Клавдия Василий кызына 10 апрель көнне 95 яшь тулды. Шушы уңайдан Омар авыл җирлеге башлыгы Надежда Петровна Клавдия апаны юбилее белән котлап истәлекле бүләкләр һәм Россия Президенты В.В.Путинның, Мамадыш муниципаль районы башлыгы А.П.Ивановның котлау хатларын тапшырды.


9
апрель, 2017 ел
якшәмбе

ЗАГС органнарының 100 еллык юбилейлары уңаеннан планга кертелгән чаралары арасында бүгенге чиратта материаль-техник базаны ныгыту күз алдында тотылган иде. Шул исәптән Алабуга ЗАГС бүлеге бинасының цокаль өлешендә ремонт ясалды.

Аны тәбрик итәргә якыннары гына түгел, район җитәкчелеге дә килде.

Разыя апа белән Зөфәр абый өч ул тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә алар улы Таһир һәм килене Минзифа тәрбиясендә бәхетле картлык кичерәләр. Алты оныклары, җиде оныкчыклары өлкәннәрнең шатлыгы, куанычы.

Баулы районы үрнәккә лаеклы тату һәм бәхетле гаиләләргә бай. Исергәп авылында яшәүче Кәмил һәм Сырдарья Шамсуаровлар гаиләсе шуларның берсе. Хезмәт ветераннары гомер буе туган авылында яшәгәннәр һәм намус белән эшләгәннәр. Кәмил Лотфула улы гомере буе гаилә турында кайгырткан, балаларны җаваплы, хезмәт сөючән итеп тәрбияләгән. Шуңа күрә дә  зур һәм дус гаиләнең барлык  башлангычлары да  уңышка ия.


8
апрель, 2017 ел
шимбә

     2017 елның  8 апреленда Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2017 елның өч 600 нче пары үзенең никахын теркәде. Бу бәхетле пар – Хабиров Ирек һәм Сунгатова Гульшат!

     Аларга мәхәббәттә һәм иминлектә, бер – берсенә гаилә җылысын бүләк итеп, озак еллар яшәргә телибез!

       8 апрель 2017 шәһәренең Яр Чаллы шәһәренең Җиңү паркында "Бергәләп террорчылыкка каршы"  дигoy патриотик акция узды.

     Бу чараны “Әтиләр Берлеге” иҗтимагый оешмасы Чаллы территориаль бүлегенең Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидлары иҗтимагый оешмасы, шулай ук “Чаллы шәһәре предприятиеләренең һәм оешмаларының яшьләр” Советы ярдәме белән оештырды.  Әлеге патриотик акциягә ГХАТ Идаресе эшчеләре дә актив катнаштылар.

Бөгелмәдә шәһәркүләм шимбә өмәсе узды. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә әлеге эштән читтә калмады. Чөнки шимбә өмәсе – ул уртак хезмәт. ЗАГС бүлеге бинасы янындагы территорияне тәртипкә китерү – изге эш. 8 апрель көнне хезмәткәрләр, кулларына көрәк алып, өелеп торган карларны, тизрәк эреп бетсен дип, бергәләп тирә-якка тараттылар.

        7 апрельдә Биектау районынын ГХАТ бүлегендә 100нче бала теркәлде. Андрей һәм Алина Карабашева гаиләсендә дөньяга өченче кыз бала аваз салды. Кызчыкка Эмилия дигән матур исем кушылды. Бәхетле ата-анага Республика Президентыбызны котлау белән ГХАТ бүлеге исеменнән истәлекле бүләк тә тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International