7 апрельдә Биектау районынын ГХАТ бүлегендә 100нче бала теркәлде. Андрей һәм Алина Карабашева гаиләсендә дөньяга өченче кыз бала аваз салды. Кызчыкка Эмилия дигән матур исем кушылды. Бәхетле ата-анага Республика Президентыбызны котлау белән ГХАТ бүлеге исеменнән истәлекле бүләк тә тапшырылды.