Теләче районы Шәтке авылында яшәүче Разыя Галиева апрель аенда үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды

2017 елның 9 апреле, якшәмбе

Аны тәбрик итәргә якыннары гына түгел, район җитәкчелеге дә килде.

Разыя апа белән Зөфәр абый өч ул тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә алар улы Таһир һәм килене Минзифа тәрбиясендә бәхетле картлык кичерәләр. Алты оныклары, җиде оныкчыклары өлкәннәрнең шатлыгы, куанычы.

Разыя ханым өч авылга газета-журналлар тарата. Олы Нырсыдан хатларны, газета-журналларны Зөфәр абый алып кайта, дип хәтердә яңарта өлкәннәр ул елларны.

Гомерен хезмәттә үткәргән Разыя апа бүгенге тормышына шөкер итә. "Бик бәхетлемен, кадер-хөрмәттә яшим, балаларым, якыннарым да яхшы булды", - ди изге күңелле әби.

Яшел чирәм баш төртүгә, Разыя апа капка төбенә бәбкәләр сакларга чыга.

Алга таба да без аңа сәламәтлек, тыныч тормыш теләп калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International