Баулы районы үрнәккә лаеклы тату һәм бәхетле гаиләләргә бай. Исергәп авылында яшәүче Кәмил һәм Сырдарья Шамсуаровлар гаиләсе шуларның берсе. Хезмәт ветераннары гомер буе туган авылында яшәгәннәр һәм намус белән эшләгәннәр. Кәмил Лотфула улы гомере буе гаилә турында кайгырткан, балаларны җаваплы, хезмәт сөючән итеп тәрбияләгән. Шуңа күрә дә зур һәм дус гаиләнең барлык башлангычлары да уңышка ия.
Шамсуаровлар сигез бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер инде уналты оныклары бар. Хезмәт сөючәнлек һәм намуслылык — бу гаиләнең нигезе. “Татарстан яңалыклары” газетасында якташларыбыз турында язылып чыккач, бу искиткеч гаилә турында бөтен республика белде.