Мамадыш районының Омар авылында гомер кичерүче Лисина Клавдия Василий кызына 10 апрель көнне 95 яшь тулды. Шушы уңайдан Омар авыл җирлеге башлыгы Надежда Петровна Клавдия апаны юбилее белән котлап истәлекле бүләкләр һәм Россия Президенты В.В.Путинның, Мамадыш муниципаль районы башлыгы А.П.Ивановның котлау хатларын тапшырды.
Клавдия Васильевна Омар Пүчинкәсендә беренче бала булып дөньяга килгән. Шунда ук ире Василий белән таныша. Сугыш еллары булганлыктан авырлыкларны бик күп күрергә туры килә аңа. Озак еллар “Путь к коммунизму“ колхозында сыер савучы булып хезмәт куя. Ире Василий абый белән 5 бала үстерәләр. Бүгенге көндә улы Юрий һәм килене Любовь тәрбиясендә гомер кичерәләр, 11 оныклары, 12 оныкчыклары бар.