Әтнә муниципаль районы Олы Мәңгәр авылында яшәүче Шиһабетдинов Нуретдин Җамали улына 8 апрель көнне 90 яшь тулды. Шиһабетдинов Нуретдин озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Олы Мәңгәр авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Шиһабетдинов Нуретдиннның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.