ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2017 ел
якшәмбе

Баулы шәһәрендә яшәүче Анна Ивановна Говоркова 16 апрельдә икеләтә бәйрәм билгеләп үтте – якты Пасха бәйрәмен һәм үзенең 95 яшьлек юбилеен. Анна Ивановна тыл хезмәтчәне, сугыш елларында фидакарь хезмәтләре өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Тыныч вакытта авыл ашханәсендә пешекче булып эшләгән.

 2017 нче елның 16 нче апрель көнендә Саба муниципаль районы Юлбат авылы мәдәният йортында  Котдус Рәхимуллинның 55 яшьлек юбилее  уңаеннан иҗат  кичәсе үтте. Юбилярны тәбрикләргә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Р.Ф., Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р., “Юлбат” хуҗалыгыннан Хисамиев Ф.Ф., иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, туганнары, якыннары килгән иде.

Арча районы Арча станциясендә яшәүче Миргазый Гайфуллин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны район башлыгы урынбасары Л.Осина һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Р. Галиуллина котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк, күчтәнәчләр тапшырды.

16 апрель көнне "Татарстан нефтенең 60 еллыгы" шәһәр паркында “Гаилә-ул бик шәп" дип исемләнгән чара булып узды. Бәйрәм ГХАТ Идарәсенең  100-еллык юбилеена багышланган иде.

2017 нче елнын 16 нчы апреленда Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Гарифуллина Алфия Масалим кызының 90 яшьлек юбилее узды. Юбилярны котларга Яңа Чишмә башкарма комитеты Фасахов Ринат Ривгатович, Шахмай авыл җирлеге башлыгы  Гаризов Ильяс Гумерович, Шахмай хатын-кызлар оешмасы ңитәкчесе Нуруллина Гульназ Мансуровна килделәр


15
апрель, 2017 ел
шимбә

Алабуга районы ЗАГС бүлеге урнашкан бинаның тирә-як җирләрен чистарту эшләре дәвам итә. 15 апрельдә кар астыннан чыккан чүпләр җыелды.

15 нче апрель көнне Мөслим муниципаль районы Метрәй авылында гомер итүче Димиева Мәүлүфә Юныс кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

14 апрель көнне ГХАТ Идарәсендә 2017 елның 800нче баласына тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшырылды. Күптән түгел 4 апрельдә 700нче бала теркәлгән булса, бүген аларның саны 800дән артып китте. Әлмәт муниципаль районында бу бик яхшы күрсәткеч.

Иске Масрада гомер итүче Каймә Камалетдиновага 90 яшь тулды. Аны бәйрәме белән котларга Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина, вакытлыча социаль яклау бүлеге җитәкчесе  вазыйфасын башкаручы Резеда Галиуллина килде.

15 апрель көнне ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аңа карап 90 яшь әле ул картлык турында уйларга сәбәп түгел дигән уйга киләсен. Баян улы Каниф абый Бөек Ватан сугышы ветераны. 1944 елның көзендә, 17 яшьлек ир бала үзе теләп фронтка китә. Сугыштан соң "Магаданская правда" газетасының корреспонденты була. Ә инде 1960 елны туган шәһәре Лениногорскка кайтып"Нефтяник Татарстана" газетасында лаеклы ялга кадәр хезмәтен дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International