Әлмәт муниципаль районында 800нче бала теркәлде

2017 елның 15 апреле, шимбә

14 апрель көнне ГХАТ Идарәсендә 2017 елның 800нче баласына тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшырылды. Күптән түгел 4 апрельдә 700нче бала теркәлгән булса, бүген аларның саны 800дән артып китте. Әлмәт муниципаль районында бу бик яхшы күрсәткеч.

10 апрель көнне Юрий һәм Надежда Немцовлар гаиләсендә кыз бала туа. Бәхетле ата-ана аңа Злата дип матур исем куша. Сабый 4640 кг авырлыкта, 60 смлы буй белән дөньяга килә.  Гаиләдә Злата өченче кыз бала. Зур кызлары Кирага 9, ә уртанчы Екатеринага 5 яшь. Өченче кыз бала туу белән, Юрий белән Надежданың тормышы янәдән яңа мәгънәгә тулды. Алар өченче мәртәбә бәхетле булдылар.

Туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлау открыткасы күп балалы бәхетле әтигә - Юрий Немцовка тапшырылды. Без чын күңелдән бу гаиләне котлыйбыз. Аларга тынычлык, иминлек һәм бәхет телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International