Арча районы юбилярлары

2017 елның 15 апреле, шимбә

Иске Масрада гомер итүче Каймә Камалетдиновага 90 яшь тулды. Аны бәйрәме белән котларга Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина, вакытлыча социаль яклау бүлеге җитәкчесе  вазыйфасын башкаручы Резеда Галиуллина килде.

Каймә апа ире Хәниф абый белән 60 ел бергә гомер итәләр. Өч ир бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә 6 оныклары, 4 оныкчыклары бар. Гомере буе почта җитәкчесе булып эшләгән Каймә апа күп кенә медальләр һәм “Почет билгесе” ордены иясе.

Бүген күзләре күргәнгә, аяклары йөргәнгә, гомумән, тормыштан канәгать ул. Иң зур теләге — балаларының бәхетле булуы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International