16 апрель көнне "Татарстан нефтенең 60 еллыгы" шәһәр паркында “Гаилә-ул бик шәп" дип исемләнгән чара булып узды. Бәйрәм ГХАТ Идарәсенең 100-еллык юбилеена багышланган иде.
Бәйрәмне "Кадрлар резервы" проекты, ГХАТ Идарәсе, балалар һәм яшьләр эшләре буенча Идарә командасы оештырды. "Кадрлар резервы" командасы Татарстанда беренчеләрдән булып "Гаилә – ул шәп" акциясен уздырды һәм республика буенча башка шәһәрләргә эстафетаны тапшырды. Чараның төп максаты - гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыру.
ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре паркка гаиләләре белән килде. Әлеге бәйрәмдә яшь гаиләләр балалары белән күңелле стартлар, төрле мастер-классларда катнаштылар, үзләрен гаилә воркаутында сынадылар, "ЭКО-уенчык" күргәзмәсе экспонатларын бәяләделәр. Балалар Пасха бәйрәме уңаеннан, куличлар, сувениров ясады һәм йомырка буяды. "Һава шатлыгы" почмагында балаларга шарлардан төрле фигуралар, чәчәкләр, хайваннар ясарга өйрәттеләр. Парк үзәгендәге урнашкан "ЭКО-күргәзмә”дә 40 тан артык иҗади гаилә үз куллары белән икенчел материалдан ясаган уенчыкларын тәкъдир иттеләр. Параллель рәвештә, килгән кунаклар эстафеталардакөч сынашты һәм фотозонада фотога төште
Бәйрәм барышында джазлы музыка уйнады. Чара ахырында һәр гаиләгә бүләкләр тапшырылды алды.