ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

     Язгы мәрхәмәтлек атнасы кысаларында хезмәт ветераны, Биек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Шульдякова Мария Дмитрий кызы үзенең күркәм юбилеен бәйрәм итә. Мария Дмитрий кызы Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән.Хәзерге вакытта ул Биектау авылында туганнары һәм якыннары янәшәсендә гомер кичерә.

    2017 елның 17 апрелендә “Весенняя неделя добра – эстафета добрых дел” акциясе кысаларында ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зарипова Миляуша Фатыховна һәм опека бүлеге җитәкчесе Багаутдинова Гузалия Мансуровна Бөек ватан сугышынды катнашкан Пронина Раиса Иван кызында кунакта булдылар. Раиса Иван кызы кунакларына уз авыр тормышы турында сөйләп узды.

Баулы районында “Язгы игелек атнасы#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе кысаларында хезмәт ветеранын котлау оештырылды.  Гөлсем Әүхәди кызы Насыйровага 90 яшь тулган көнне  балалары зур бүләк ясадылар – алар матур бәйрәм оештырдылар һәм юбилярга якын булган  туганнарын  чакырдылар.

Озак яшәүче Мария Пилюгинанын һәм сугыш ветераны Нина Куприянованын туган көннәре. Аларны котларга башкарма комитеттынын урынбасары Зимфира Мухаметгареева, социаль яклау булеге башлыгы Рашида Сахабиева килделәр. Аларга котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында, 2017 елның 17 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә "Мәрхәмәтле йөрәк" хәйрия акциясе башланды.

Эшлекле дүшәмбедә район башлыгы һәм авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре алдында Лаеш районы ГХАТ бүлегенең 2016 ел өчен  авыл җирлекләре киселешендә отчеты булды. Җитәкче үз чыгышында 2010 елдан алып бүгенге көнгә кадәр булган эш күрсәткечләре нәтиҗәләрен чагыштырды. Шулай ук авыл җирлекләре башлыкларына hәм секретарьларга кагылышлы мөhим  сораулар да тикшерелде.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы " исемендәге республика акциясе башланды.

2017 елның 17 апрелендә, Түбән Кама районы Кама Аланында Язгы игелек атнасы башланды.


16
апрель, 2017 ел
якшәмбе

Агымдагы елның 1 нче кварталындагы “бәйге“дә малайлар җиңдеме, кызлармы? Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 3 ай нәтиҗәләре буенча 297 бала тууы теркәлде. Шуларның 147 се малай, 150 се – кыз. Беренче бала (117) һәм икенче бала (114) күрсәткечләре дә бертигез диярлек.

        1927 елнын 16 нчы апрелендә   Мамадыш районы Арташ авылында туып-үсеп, тормышның ачысын-төчесен кичереп, авыр тармакларда хезмәт  куйган  тыл ветераны Фархуллина Шамсикамал Фархулла кызы   90 яшьлек  юбилеен билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International