Тренинг яш парлар өчен атна саен үткәрелә.
Гашыйк парлар туй көнен сайлаганда нәрсәгә нигезләнә? Күп очракта көн сайлаганда төрле ышанулар, юраулар мөһим роль уйный. Бик еш кына гашыйклар бертөрле саннардан торган матур даталарны сайлый. Хәзерге вакытка барлык рекордларны 07.07.2017 датасы узып китте. Бөгелмә шәһәре ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өчен әлеге көн бик киеренке булачак – сәгать 9.00дан алып 20 никах рәсмиләштерергә.
Питрәч районы Пенсия фондында ана капиталына сертификатлар бирелде. Ел башыннан 37 гаиләгә шундый сертификатлар тапшырылды инде.
Язгы игелек атнасының икенче көне «Саклыйк тарихи ватаннарны» шигаре астында узды. Әлмәт районы ГХАТ Идарәсенең 100-еллык юбилеена багышлап, виртуаль музейны тулыландыру дәвам итә. Һәм менә берничә тарихи факт.
18 апрель көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятенең 1 курс студентлары өчен Ачык ишекләр көне узды.
2017 елның 18 апрелендә "Язгы шәфкатьлелек атналыгы" кысаларында Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, Яшел Үзән тарихи-мәдәни мирас музеенда булдылар. Туган шәһәр тарихыннан бик күп кызыклы һәм мөһим мәглүмат белделәр бу көнне белделәр ГХАТ бүлеге белгечләре.
2017 елның 18 апрелендә Буа районы ГХАТ бүлегендә Буа ветеренар техникумында укучы 1 курс студентлары белән очрашу-әнгәмә узды. Укучы студентлар ГХАТ бүлегенең язылышу турындагы актлар белән һәм Россия Федерациясе Гаилә кодексында язылган нормалары белән таныштылар.
Бүгенге көн – Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Алсу һәм Эльвир Сабирҗановлар өчен аеруча шатлыклы: район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегеннән алар дүртенче улларын алып чыктылар. Аларны олы шатлыклары белән гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина тәбрикләде, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннихановның Котлау хатын тапшырды.
“Язгы шәфкатьлелек” атнасы кысаларында Алабуга ЗАГС бүлеге белгечләре “Тарихи туган илебезне саклыйк” девизы астында үткәрелгән чарада катнаштылар.
17-25 апрель көнне Әлмәт муниципаль районында "Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе уздырыла. Акциянең беренче көне "Ветераннар янәшә яши" шигаре астында старт алды.