Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә «Саклыйк тарихи ватаннарны" акциясе

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Язгы игелек атнасының икенче көне «Саклыйк тарихи ватаннарны» шигаре астында узды. Әлмәт районы ГХАТ Идарәсенең  100-еллык юбилеена багышлап, виртуаль музейны тулыландыру дәвам итә. Һәм менә берничә тарихи факт.

1930 нчы елда Татарстан Советының VIII съезды раславы буенча, Әлмәт районы 35 мең 700 кеше тәшкил иткән Бөгелмә кантоныннан аерылып чыга. Әлмәт районы ГХАТ Идарәсе 1950 еллар ахырында оеша, ә 1959 елда шәһәр ГХАТ бүлеге барлыкка килә. Аерым Әлмәт шәһәре барлыкка килеп,10 ел узуга 19247 бала туа. Икенче унъеллыкта – 15001 сабый дөньяга аваз сала. Архивта никахлар турында да мәгълүмат саклана. Мәсәлән, 1921 елда 86 гаилә барлыкка килә.  Бу – соңгы 94 елның иң түбән күрсәткече. Елдан ел бу сан арта бара: 1930елда – 307; сугыш елларында: 1940елда  – 331, 1941елда -324, 1942елда - 164, 1943 елда - 178, 1944 елда - 214, 1945 елда- 253 гаилә туа. Сугыштан соңгы елларда да бу сан кинәт арта. Әйтик 1953 елда  1324 пар гаилә кора. Бүген исә ГХАТ Идарәсендә ел саен 1500дән артык никах теркәлә. ГХАТ Идарәсе бинасында барлык төр гражданлык хәле актларын теркәү уздырыла. Заман тенденцияләренә нигезләнеп, оригиналь дизайнлы фуршет һәм тантаналы заллар бар. Югары дәрәҗәдә никахлашу,  балага исем кушу, ярәштерү тантанасы һәм башка күп нәрсәләр уздырыла. Традицион рәвештә юбилярларны хөрмәтләү тантанасы үткәрелә:  көмеш (25 ел бергә яшәү), алтын (50 ел), изумруд (55 ел), бриллиант (60 ел) туйлар. Бу бәйрәмнәр медальләр, кыйммәтле бүләкләр тапшыру белән алып барыла.

18 апрель көнне ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда булып кайттылар. Әлеге музей тәүге тапкыр ишекләрен 1994 елның 18 маенда ача. Шунысы кызык: кайчандыр бу бинада 25 ел дәвамында ГХАТ бүлеге эшләп килә.

Музей –халыкның хәтерен чагылдыручы идарә булып тора. Анда гади татар авылының ничек заманча матур шәһәргә - Татарстанның нефть төбәгенә әйләнүен күрсәтүче экспонатлар саклана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International