18 апрель көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятенең 1 курс студентлары өчен Ачык ишекләр көне узды.
ГХАТ бүлеге начальнигы Дианова Лариса Михайловна укучыларны гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, гаилә традицияләрен ныгыту буенча үткәрелгән чаралар турында сөйләде.
Шул исәптән электрон рәвештә Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша түләүгә дә игътибар бирелде.
Укучыларга Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы мөмкинлекләре турында видеороликлар күрсәтелде һәм портал эше буенча видеоинструкцияләр бирелде.
Чара тәмамланганнан соң студентлар тестированиядә катнаштылар.