Гашыйк парлар туй көнен сайлаганда нәрсәгә нигезләнә? Күп очракта көн сайлаганда төрле ышанулар, юраулар мөһим роль уйный. Бик еш кына гашыйклар бертөрле саннардан торган матур даталарны сайлый. Хәзерге вакытка барлык рекордларны 07.07.2017 датасы узып китте. Бөгелмә шәһәре ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өчен әлеге көн бик киеренке булачак – сәгать 9.00дан алып 20 никах рәсмиләштерергә.
Төрле ышанулар темасын дәвам итсәк, яшь парлар май аен бик яратып бетерми. Май аенда өйләнешсәләр, гомер буе икеләнәчәкләр, дигән ышану бар. Динле яшьләр ураза вакытында өйләнешми. Тагын да тирәнрәк карасак, элеккеге заманнардан ук килүче ышануларга тап булабыз...
Ни генә булса да, бер-берсенә гашыйк парлар бәхетле булсыннар һәм үзләренең мәхәббәтләрен озак еллар буе сакласыннар.