Бүген, 2017 елның 19 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең тТнтаналар сараенда САҖ, "Таттелеком", “Игелек чишмәсе" хатын-кызлар оешмасы шәһәр мэриясе, ГХАТ идарәсе һәм "Мәрхәмәт” – оешмасының хатын-кыз – депутатлары белән берлектә күп балалы гаиләләр өчен хәйрия чарасы уздырылды, анда 47 яшь гаиләгә “Бәби тартмалары” бүләк ителде.
Сугыш ветеранын башкарма комитеты җитәкчесе социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнүче урынбасары Л.Рыбакова котлады. Ветеран 1942 елда нефть табу өлкәсендә эшли. Фронтка ул эш белән хезмәт итә. Алабугада 1954 елдан бирле эшли. Ветеран Удмуртиядә, Киров, Куйбышев өлкәләрендә эшли. Ул нефть һәм газ өлкәсендә атказанган хезмәткәре.
2017 елның 19 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергентик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 85 Чаллы гаиләсе алды.
Танатанада сабыйларның әниләре генә түгел, ә шулай ук дәү әниләре, дәү әтиләре килде.
Актаныш муниципаль районы Яңа әлем авылында яшәүче тыл ветераны Харрасова Сабира Харрас кызы 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итеп алды.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" Республика акциясе дәвам итә.
2017 елның 19 апрелендә ГХАТ бүлеге хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү максатыннан популярлаштыру максатыннан, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге вәкиле һәм Яшел Үзән пенсия фонды идарәсе Яшел Үзән перинаталь үзәгендә клиентлар белән очрашу үткәрделәр.
Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акция кысаларында " 19 апрель көнне Баулы районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре электрон хезмәтләрне популярлаштыру максатыннан ГХАТ бүлегенә килүчеләргә һәм М. Җәлил исемендәге мәдәният йорты техник хезмәткәрләренә дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу турында сөйләделәр.
Быел апрель аенда инфомат куелганан сон Чистай ГХАТ бүлегенә килүчеләргә шактый уңайлырак, алар язылышуга вакыт һәм урын сайларга, дәүләт пошлинасы, торак коммуналь хезмәтләргә һәм башкаларны түләү мөмкин булды.
2017 елның 19 апрель көнне район мәдәният үзәгендә "Бер әти 100 тәрбиячедән яхшырак" дигән тема астында "Әтиләр берлеге"нең ("Союз отцов") зонаара конференциясе үтте.Конференцияне район башлыгы Рамил Нотфуллин ачып җибәрде. Ул исә үз чыгышында районның әтиләр берлеге эшчәнлегенә бәя биреп, гаилә мәнфәгатьләрен хәл итүгә юнәлдерелгән социаль эшчәнлекләргә, белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләренә тукталды.