90 яшьлек юбилей

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Актаныш муниципаль районы Яңа әлем авылында яшәүче тыл ветераны Харрасова Сабира Харрас кызы 90 яшьлек юбилее уңаеннан  котлаулар кабул итеп алды.

Утны-суны кичкән, илебезгә Җиңү алып кайткан, аны якынайтуда тылда армый-талмый хезмәт куйган өлкәннәребез – районыбызның иң хөрмәтле, кадерле кешеләре. Алар белән горурланабыз һәм бу буыннан үрнәк алып яшибез. Районыбыз җитәкчелеге 90, 95, 100 яшен тутырган ветераннарыбызны юбилейлары белән үзләре янына – өйләренә барып котлый.  19 апрель көнне Яңа Әлем авылында гомер кичерүче тыл ветераны Харрасова Сабира Харрас кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.  Район Советы Аппараты җитәкчесе райондашыбыз янына барып, аны истәлекле датасы уңаеннан котлап, РФ Президенты котлавын, район Башлыгы исеменнән бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды, изге теләкләрен ирештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International