Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" Республика акциясе дәвам итә.
"Мәгълүмат үзәгендә булышчы" көнендә, ГХАТ Идарәсенең баш белгече Елена Плаксина, укучылар өчен гадәти булмаган дәрес үткәрде. Әлеге дәрес "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" проекты кысаларында, №12 һәм №20 мәктәп укучылары өчен узды.
Очрашу темасы – "Дәүләт һәм муниципаль хезмәт порталы – сезнең электрон ярдәмче". Елена Плаксина балаларга ГХАТ Идарәсе нинди төр дәүләт хезмәтләре күрсәтә, электрон рәвештә хезмәтләрне күрсәтүнең өстенлекләре турында сөйләде.
Очрашу азагында, укучылар мәгълүмати технологияләр темасына викторинада катнаштылар.