ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 20 апрелендә никахлашу Сараеның төп залында "Бәхетле балачак бәйрәм чарасы узды.

«Язгы игелекле  эшләр - мәрхәмәтлелек кыл” атнасы кысаларында Актаныш муниципаль  районы Советы, Башкарма комитеты хезмәткәрләре  районыбыз халкы каршында сәхнә тоттылар.

20 апрель көне Рәсәйдә Донорлар Көне итеп билгеләп үтелә.

    Зәй муниципаль районында ГХАТ бүлеге, Пенсия идарәсе фонды  белгечләре  2017 нче елның 20 апрель көнне ГХАТ теркәү бүлегенең тантаналар залында 10 гаиләгә Ана капиталы сертификаты тапшырдылар. Тантанага килгән бәхетле ханымнарны сабыйлары туу белән  белән котлап, балаларын  чын Рәсәй гражданнары итеп тәрбияләүне теләделәр.

21 апрельдә Россиядә муниципаль хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Муниципаль идарә өлкәсендә алдынгы хезмәткәр» конкурсына нәтижә ясалды. Профессиядә зур уңышлары өчен «Социаль үсеш» номинациясендә муниципаль берәмлекләр Советы председателе М.З. Шакировның рәхмәт хаты белән Идел буе районы ГХАТ бүлеге житәкчесе Потапова Вера Васильевна бүләкләнде

     Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Нәсимә Шәйхетдин кызы Шәйхетдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Ул Кече Рәс авылында туа. Ләкин 60 елдан артык гомерен Зур Битаман авылында уздырган. Гомере буе мичче булып хезмәт куйган.

20 апрель көнне бөтен Россиядә Илкүләм донор көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга уңаеннан Әлмәт районында «Язгы игелек атнасы» кысаларында «Тормышларны коткарабыз»  акциясе узды.

      20 апрель көнне Мамадыш район мәдәният йортында администрация белән берлектә мәдәният хезмәткәрләренең концерты булып узды. Мамадыш районы ГХАТ бүлеге эшчеләре дә читтә калмады: "Киноманы", "Песня из фильма", "Танец из фильма", "Народный стиль", "Массовка", "Продолжение фильма", "Озвучка", "Стихи местных поэтов" дигән номинацияләрдә катнаштылар.


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

   2017 елның 19 апрелендә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре “Весенняя неделя добра – эстафета добрых дел” акция кысаларында, бик актив катнаштылар.

Электрон хезмәтләрен популярлаштыру максатыннан, ЗАГС бүлегенә килүче гражданнарга, хезмәтләрне электрон рәвештә алу өстенлеге турында сөйләделәр. Гаризаны йорт яки эш компьютеры аша бирергә мөмкин икәнен аңлаттылар. Шулай ук, дәүләт пошлинасын 30% ташламалар белән түләү мөмкинлеге бар.

“Мәрхәмәтле Татарстан” эстафетасының тагын бер чарасы – халыкка электрон хезмәтләр күрсәтүе хакында тулы мәгълумат – җиткерү. Шул уңайдан Алабуга ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М. Григорьева район җитәкчеләре каршында чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International