Биектау районының Зур Битаман авыланда яшәүче Нзсимә Шәйхетдинованың юбилее

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

     Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Нәсимә Шәйхетдин кызы Шәйхетдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Ул Кече Рәс авылында туа. Ләкин 60 елдан артык гомерен Зур Битаман авылында уздырган. Гомере буе мичче булып хезмәт куйган. Юбилярны әлеге матур бәйрәме белән тәбрик итәргә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килде. Ул юбилярга саулык-сәламәтлек, тыныч картлык, якыннарының кадер-хөрмәтендә озын-озак гомер кичерүен теләде. Рөстәм Галиуллович шулай ук юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм Биектау районы хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International